Логотип Журнал Сабантуй
ӘНИЛӘР КӨНЕ УҢАЕННАН КОНКУРС: ҖИҢҮЧЕЛӘР!

ӘНИЕМНЕҢ БЕР КӨНЕ (ЯРУЛЛИНА ИЛСИНӘ)

03 декабря 2019, 11:14
873
0
0

Минем әниемнең бер көненә бик күп эшләр, бик күп сыйфатлар сыйган. Әнием иртән йокысыннан уянып, чишмә суыннан чәйләр кайнатып, җылы ризыкларын пешереп, безне татлы йокыларыбыздан уята. Әнинен назлап, иркәләп уятуларына ничек торасы килсен? Иркәләнеп бик озак ятасы килә, ләкин әнинең иртүк эшкә барасын без инде беләбез. Аның кайнар чәйләрен эчкәннән соң, әни мине мәкәэпкә, энемне балалар бакчасына, әтине эшкә озатып, үз эшенэ юл тота. Аны эшендә, без ике баласыннан тыш, егерме дүрт малай-кызлар көтеп торалар. Әнием балалар бакчасында эшли. Ул үз эшен җиренэ җиткезеп, яратып, төгэл итеп башкара.Эшендә хезмәттәшләре, балаларның әти-әниләре әниемне бик хөрмәт итәләр. Аның күңел җылысы барыбызга да җитә. Әни безнең сердәшебез, киңәшчебез һәм иң якын дустыбыз. 

Әни таләпчән дә була, ачулана да. Әмма аңа үпкәләмибез, чөнки ул безгә яхшылык кына тели. 

Көн кичкә авышканда, без өебезгә, әниебезнең җылы кочагына җыелабыз. Ул безне елмаеп каршы ала. Мәктәптә, балалар бакчасында безне ниләр белән шөгыльләнүебез, минем нинди билге алуым белән кызыксына. Мин мәктәптә тырышып укырга, әниемнең йөзенә кызыллык китермәскә тырышам. 

Әнинең елмаюы – минем өчен иң кадерлесе. Чөнки әнинең күңеле тыныч, йөзе шат булганда гына, барлык авырлыкларны, кайгыларны җинеп була төсле.

Әни ул – өйнең көзгесе. Әниләрне кадерлик. Аларга сәламәтлек, гел шулай чибәр, яшь булып калуларын телик! 

Мин әниемне бик яратам!

Саба районы, Эзмә урта мәктәбенең, 4нче сыйныф укучысы Яруллина Илсинә

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур хикэя?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бигерәк матур итеп язылган! Күңелләрне тетрәндерә!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Афэрин кызым ?унышлар сина ???

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик матур язгансын?унышлар сина???

          • аватар Без имени

            0

            0

            Унышлар!!??