Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Ап-ак тәңкәле Аппак

Кушаматы: Аппак

Фәнни атамасы: Скалярия 
Классы: Сөякле балык

Скаляриягә тере азык (озынборын личинкасы, су борчасы) яки әзер коры ризык ашаталар. Көнгә 2-3 тапкырдан күбрәк ашатсаң, балыклар үләргә мөмкин. Атнага бер көн скалярияне ач тотарга киңәш ителә.

Скалярия балыгы өчен 80-100 литрлы аквариум кирәк. Аквариумның биеклеге 50-70 сантиметрдан да ким булмасын.

Суның температурасы 25-27 градус булырга тиеш. Атна саен суның биштән бер өлешен алыштырып торырга кирәк.

Скалярия яктылык ярата! Аквариумда балык кереп качардай ташлар, мәгарәләр дә булсын.

Балыкның бу төре пецилия, моллинезия, гуппи, Конго балыклары белән бер аквариумда яши ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев