Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Арымас өчен... алма аша

Кыштан соң шактый хәлсезләнгән организмны ничек ныгытырга?

Кыштан соң кеше организмы витаминнарга кытлык кичерә. Шуңа күрә яз көне күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашарга кирәк. Язын хроник авырулар аеруча кискенләшә. Бары тик яшелчә һәм җиләк-җимеш кенә язгы чорда сәламәтлеккә бәйле проблемалардан котылырга ярдәм итәчәк. Шуны да истән чыгармагыз: алар никадәр озаграк сакланса, файдалы матдәләр дә шул кадәр азрак кала.

Тиз арыйсыз, башыгыз авырта яки әйләнә, бер сәбәпсез күңелсезлек хисе биләп ала, аппетитыгыз югала икән, димәк, организмга ярдәм кирәк. Мәсәлән, С витамины җитмәү кан басымы начараюга китерә. Күз күременең начараюы, тән тиресенең коруы, чәч коелу да витаминнар кытлыгы турында сөйли. Файдалы матдәләр җитмәү йөрәк тибешен арттыра, димәк, кан басымы белән проблемалар килеп чыгарга мөмкин.

Яз көне алма, ананас, әфлисун, лимон, грейпфрут, банан, киви кебек җиләк-җимешләр аеруча файдалы санала.

Алма C, B1, B2, E, П витаминнарына бай. Алмада организм өчен бик тә кирәкле элементлар – тимер, марганец, калий да бар.

Ананас - кан тамырларында “утырып калучы” холестеринны юк итәргә  булыша. Моннан тыш, ананаста В төркеме витаминнары - тиамин, рибофлавин, цианокобаламин, никотин кислотасы һәм ретинол бар. Ананаста биологик актив элементлар да күп: фосфор, тимер, марганец, йод, цинк, магний, бакыр, кальций, калий.

Банан  калий һәм магнийга бай . Нәкъ менә шушы минераль матдәләр йөрәк-кан тамырлары системасының эшен яхшыртырга булыша. Моннан тыш, банан организмның су-тоз балансын нормальләштерергә ярдәм итә.

Киви - калий, магний, натрий, кальций, тимер, фосфорга бай ризык. Ул йөрәк-кан тамырлары системасы эшенә яхшы йогынты ясый, сөяк тукымасын ныгыта.

Кеше рационының яртысы ‒ углеводтан, 25 проценты – майдан, тагын шуның кадәр өлеше аксымнан торырга тиеш. Шуңа да яшелчә, җиләк-җимештән тыш, без ит, икмәк, ярмалар, балык кебек ризыкларны да куланырга тиешбез. Сәламәт булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев