Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Калын арка, Тарта да тарта, Ул тарткан саен табыш арта.

Ат турында кызыклы фактлар

 

  • Кешенең ат белән дуслыгы безнеэ эрага кадәр 5000 ел элек башланган. Бу турыда тау куышларында ясап калдырылган борынгы рәсемнәр сөйли.
  • Ат 60 км/сәг тизлек белән чаба һәм 2,5 метр биеклеккә сикерә ала.
  • Ат борын белән исне яхшы сизә: 1,5 метр аралыктагы ашарга яраклы һәм яраксыз үләннәрне аера ала.
  • Ат кешегә караганда  күпкә яхшырак ишетә, колаклары югары ешлыктагы дулкыннарны «тота» ала.
  • Ат якыннан яхшы күрә: хәтта кешенең ым, ишарәсен тоя ала. Әмма ерактан начар күрә. Ат алда, артта, уңда, сулда, аста, өстә нәрсә барын тигез дәрәҗәдә яхшы күрә. Кояш яктысы аның күзен чакмый.
  • Атның иң курыккан җан иясе – умарта корты. Әгәр берьюлы дистәләп умарта корты һөҗүм итсә, ул үләргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев