Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Дөнья сакчылары

Бал кортлары юкка чыкса, дөнья бетәчәк! Галимнәр әнә шулай дип куркыта. Безнең тормыш, чыннан да, шушы кечкенә генә бөҗәкләргә бәйлеме икән? Алар нәрсәсе белән үзенчәлекле соң?

 

1.Бал кортлары гаиләсенең башлыгы – ана корт. Ул умартада берәү генә була, 8 ел чамасы яши. 

2.Кортлар гаиләсенең якынча җидедән бер өлешен сорыкортлар алып тора. Алар бал җыймый. Балны эшче кортлар ташый. Күчтә аларның саны, ел фасылына карап, 10 меңнән 50 меңгә кадәр җитәргә мөмкин.

3.Бал корты бер очыш вакытында меңгә якын чәчәккә куна. Бер көн эчендә 12 гектар мәйданны урап кайта. 

4.Культуралы үсемлекләрнең – 70, кыргый үсемлекләрнең 90 процентын бал кортлары серкәләндерә. Алар булмаса, бик күп үсемлекләр юкка чыгар, җәнлекләр, кешеләр дә ачлыктан интегер иде. 

Бал корты чакмасын, дисәң…

*Кортларга комачаулама, алар юлында йөрмә.

*Бал кортлары кискен исләрне яратмый. Хушбуй, тир исе аларның ачуын китерә.

*Бер корт чакса, аның угы исенә башкалары да киләчәк. Ул урыннан куркынычсыз җиргә кит.

*Чәчеңне туздырып йөрмә. Кортларның күбесе чәч арасына кереп бутала. Чыга алмагач, чага.

*Кискен хәрәкәтләр ясама. Корт бәйләнә башласа, чәчеңне каплап, тыныч кына утыр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев