Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Этнең борыны ник юеш?

2 июль – Бөтендөнья эт көне

2 июль – Бөтендөнья эт көне

Игътибар иткәнегез бардыр: гадәттә, этләрнең борыны юеш һәм салкын була. Ни өчен икәнен беләсезме? Этләрнең борыннарында махсус бизләр бар икән. Алар борынны юешләтеп тора да инде. Юеш борын дүрт тәпиле дусларыбызга исне яхшырак тоярга булыша. Алай гына да түгел, ул иснең кайсы яктан килүен дә абайларга ярдәм итә. Бактың исә, этләрнең тәпи мендәрчекләре һәм борыннары гына тирли икән. Эссе җәй көннәрендә алар телләрен чыгарып та бераз “суынып”, ягъни тирләп алалар.

Шунысы бар: йоклаганда этләрнең борыннары юеш булмый. Бу вакытта ис сизү сәләте “ял итә”. Ләкин маэмай уяну белән борын кабат юешләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев