Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Филнең нәни туганы

Фил – җир өстендә яшәүче иң зур җан иясе. Ә аның бик кечкенә буйлы туганы барлыгын белә идеңме? Иң кызыгы шул: бу җанвар күбрәк филгә түгел, ә куянга охшаган!

 

 

Фил – җир өстендә яшәүче иң зур җан иясе. Ә аның бик кечкенә буйлы туганы барлыгын белә идеңме? Иң кызыгы шул: бу җанвар күбрәк филгә түгел, ә куянга охшаган!

 

Буе – 20-30 сантиметр

Авырлыгы – 2 килограмм

Тешләр саны – 34

Гомер озынлыгы – 12 ел

 

Тарих Даманның төгәл кайчан барлыкка килүе билгесез. Ләкин галимнәр аның филнең туганы булуын дәлилләгән.

Сан Кайбер даманнарның 1-3 сантиметрлы койрыклары бар.

Сәләт Даманнар сөйләшә белә. Аларның һәр авазы билгеле бер мәгънәгә ия. Алай гына да түгел, хәтта һәр төркемнең үз диалекты да бар!

Гадәт Курыккан вакытта даман аркасыннан зәһәр исле сыеклык бүлеп чыгара.

Факт Даманнарның өске теш казнасында гомер буе үсә торган ике теше бар. Алар филнең бәрмә-тешләрен хәтерләтә. 

Файда Бу җанварларның тизәген хушбуй ясауда файдаланалар.

Риваять Испания иленең атамасы даманнардан алынган, дип санала. Иврит телендә даман «шафан» дип йөртелгән һәм «кача торган» дигәнне аңлаткан. Бу сүз Финикия халкына да күчкән. Әлеге халык, хәзерге Испания җирләрендә куяннарны күреп, аларны даман дип уйлаган һәм Испаниягә «шафаннар утравы» дигән атама биргән, имеш.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев