Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Гөмбә әзерләү серләре

Гөмбәне кышка ничек сакларга? Аны әзерләү серләре белән танышып китик.

3 октябрь – Бөтендөнья гөмбәче көне

Гөмбәне кышка ничек сакларга? Аны әзерләү серләре белән танышып китик.

Киптерү

Гөмбә киптерү өчен билгеле бер төрләрен генә сайларга кирәк. Иң яхшысы – усак гөмбәсе һәм ак гөмбә. Ә каен, майлы гөмбәләрне киптерәм дисәгез, яшь гөмбәләрне сайлагыз. Киптерү өчен гөмбәләрне юарга ярамый, чиста чүпрәк белән чүпләрне, туфракны сөртеп алырга кирәк. Мичтә киптерү – иң кулае. Газ духовкасында яки махсус киптергечтә кипкән гөмбәдән кыш көне  гөмбәле аш пешерергә була.

 

Тозлау

Гөмбәләрне салкын һәм кайнар ысул белән тозларга була. Тозлау өчен свинушка һәм җирән гөмбәләр кулай. Катлам-катлам итеп гөмбәләрне пыяла савытка салырга кирәк. 6 сантиметр гөмбә катламыннан соң тоз сибәргә, аннары тагын катламлап, гөмбәләрне эшләпәләрен аска каратып тезәргә кирәк. Ә гөрәҗдә, волнушка, валуй кебек әчкелтем тәмгә ия гөмбәләрне тозлар алдыннан 5-10 минут пешереп алырга киңәш ителә. Кайнар ысул белән тозлаганда гөмбәләрне кайнап торган тозлы сулы кәстрүлгә 5-6 минутка салып куялар. Аннан дуршлагта саркыталар. Суы агып бетүгә тозлап куярга кирәк. Тозлаганда, гадәттә, лавр яфрагы, борыч кебек тәмләткечләр өстиләр.

 

Маринадлау

Монысы – гөмбәне саклауның иң еш кулланыла торган ысулы. Маринад өчен яшь гөмбәләр әйбәт. Гөмбәләрне берничә тапкыр юып, тоз һәм аш серкәсе (уксус) катнашмасында ясыйлар. Мәсәлән 1 килограмм гөмбә өчен ярты стакан су, 1 аш кашыгы тоз, ярты стаканнан күбрәк аш серкәсе кирәк. Кайнап чыккач барлыкка килгән күбекне җыярга онытмагыз. Аннан соң кәстрүлгә шикәр комы, пычак очында гына лимон кислотасы өстәгез. Шулай ук лавр яфрагы, канәфер, борыч салырга да онытмагыз. Маринад үтәкүренмәле булганчы кайнатырга кирәк. Гөмбәләр кәстрүл төбенә утыра башлагач, чиста пыяла савытларга салып, суыткычта сакларга киңәш ителә. Маринад бозылмасын өчен кайбер хуҗабикәләр маринад өстенә 1 аш кашыгы үсемлек мае да өсти.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев