Һау-һау
Алар шатлана һәм кайгыра белә, безнең кәефне тоя алалар. Ләкин гаепләрен танып оялу бу җан ияләренә хас түгел. Этегез намус газабы кичергән кыяфәт чыгарса, ышанмагыз!
Тарих
Этләрне кешеләр безнең эрага кадәр 12-15 мең ел элек кулга ияләштергән. Бу – беренче йорт хайваны.
Факт
Көчекнең авызында 28 теш булса, олы этләрнең 42 теше бар.
Сан
Хәзерге вакытта әлеге җан ияләренең якынча 500 токымы бар.
Бу – кызык!
Этләр меңгә якын сүзне аңлый.
Гаҗәп
Лайка исемле эт – галәмдә булган беренче хайван.
Белеп тор!
Этләрне шоколад белән сыйларга ярамый – агуланырга мөмкиннәр.
Холык
Эт – көнче хайван. Хуҗасы башка җан иясенә мәхәббәт белдерә икән, этнең кәефе үзгәрә. Эт койрыгын болгаса, бу дуслык билгесе булып санала.
Биеклеге – 60-65 сантиметр
Авырлыгы – 22-32 килограмм
Гомер озынлыгы – 10-13 ел
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев