Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Иң авыр тел

Рус теле дә дөньяның иң катлаулы телләре арасында.

Өйрәнү өчен иң авыр тел – ул баск теле. Ә табасаран телендә (Дагыстандагы рәсми телләрнең берсе) исемнәрнең 48 килеше бар икән.  Эскимос телендә  хәзерге заман хикәя фигыльнең – 63 формасы, исемнең 252 төрле кушымчасы барлыгы билгеле. Галимнәр фикеренчә, санскрит теленнән текстларны дөрес итеп тәрҗемә итү һәм санскритча язарга өйрәнү өчен кимендә 12 ел кирәк. Төньяк Америка һиндиларының чиппева кабиләсе телендә 6 мең фигыль формасы булуы билгеле.

Кытай теленең тулы бер сүзлегендә 87 мең иероглиф тупланган. Ә “се” иероглифы 64 сызыктан тора.

Гарәп телендәге хәрефләр, кайда килүенә карап 4 төрле языла ала. Уңнан сулга уку да бу телнең үзенчәлеге булып тора. Сүзләрне язганда юлдан юлга күчерү тыела.

Рус теле дә дөньяның иң катлаулы телләре арасында. Француз телендә басым соңгы иҗеккә төшсә, рус телендә ул теләсә кайсы иҗектә була ала. Басым дөрес куелмаган очракта, яңа мәгънәдәге сүз дә килеп чыга. Шулай ук рус телендә бер төрле әйтелеп, берничә төрле мәгънәгә ия сүзләр дә телне өйрәнүне катлауландыра. Ә кайбер сүзләр бер төрле ишетелеп, башкача языла да ала, мәсәлән “луг-лук”. Рус теле синонимнарга бик бай. Бер сүзнең уннан артык синонимы булырга мөмкин. Рус теленең пунктуациясе шулай ук катлаулы. Мәсәлән, бер өтер җөмләнең мәгънәсен тулысынча үзгәртә ала. “Казнить нельзя помиловать” гыйбарәсе һәркемгә таныштыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев