Җиңүчеләр

1941 елның 22 нче июне... Бу – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Дәһшәтле сугыш 1418 тәүлек дәвам итә. Җиңүгә һәркем үз өлешен кертергә тырыша. Сугышчыларга балалар да, хәтта хайваннар да ярдәмгә килә!
Бөек Ватан сугышы вакытында 60 меңнән артык эт фронтта хезмәт итә. Алар 700 меңләп яраланган сугышчыны яу кырыннан алып чыгарга булыша. Этләр яхшы элемтәчеләр дә була әле. Эт-сапёрлар исә 4 миллионнан артык мина таба.
Әстерханда оешкан 28 нче дивизиягә дөяләр ярдәмгә килә! Сталинград янындагы бәрелешләр вакытында алар сугыш коралларын ташый. Транспорт һәм атлар җитмәү сәбәпле, солдатлар кыргый дөяләрне кулга ияләштерә. 350 ләп дөя яу кырында һәлак була. Ә исән калганнарын, сугыш тәмамлангач, хуҗалыкларга һәм зоопаркларга тапшыралар. Яшка исемле бер дөя солдатлар белән хәтта Берлинга кадәр барып җитә.
Сугышта балалар да катнаша. Аларның бишесенә хәтта Герой исеме бирелә. Саша Чекалин һәм Леня Голиковка ‒ 15 яшь, ә Валя Котик, Марат Казей һәм Зина Портновага 14 кенә яшь була.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Сәламәт буласың килсә, елмаеп йөр 1 июль – Халыкара шаярту көне
-
Мәктәпләрдә директор киңәшчеләре барлыкка киләчәк Яңа уку елыннан мәктәпләрдә тәрбия буенча директор киңәшчеләре барлыкка киләчәк.
-
Социаль челтәрләрнең уңай һәм тискәре яклары Социаль челтәрләрдән файдаланучылар көненә уртача өч сәгать вакытларын экран каршында үткәрә. Моның уңай һәм тискәре якларын бергәләп ачыклыйк.