Җиде кат тара, бер кат кис

13 сентябрь – чәчтараш көне
Хәбәрчебез Солтан Бәдретдинов, чәчтарашханәдә булып, үзенә әкәмәт матур прическа ясатып кайткан. Синең дә оста чәчтараш буласың килсә...
Кирәкле сыйфатлар: хезмәт сөючәнлек, зәвыклылык, пөхтәлек, креативлык, аралашучанлык, әдәплелек, һәр клиентка индивидуаль якын килү юлларын таба белү.
Уңай яклары: Хезмәт базарында ихтыяҗ зур, чөнки кешеләр һәрвакыт матур булырга омтыла.
Тискәре яклары: Көн дәвамында аягөсте эшләргә кирәк, бу исә сәламәтлеккә зыянлы. Лак, чәч буявы исләре аллергия китереп чыгара ала.
Нишләргә кирәк?
Чәчтараш буласың килсә, технология фәнен яхшы үзләштерергә кирәк. Кайчы белән «уртак тел табып», төрле матурлыклар тудырырга яратасың икән, бу һөнәрне сайлый аласың.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Сәламәт буласың килсә, елмаеп йөр 1 июль – Халыкара шаярту көне
-
Мәктәпләрдә директор киңәшчеләре барлыкка киләчәк Яңа уку елыннан мәктәпләрдә тәрбия буенча директор киңәшчеләре барлыкка киләчәк.
-
Социаль челтәрләрнең уңай һәм тискәре яклары Социаль челтәрләрдән файдаланучылар көненә уртача өч сәгать вакытларын экран каршында үткәрә. Моның уңай һәм тискәре якларын бергәләп ачыклыйк.