Беләсем килә!
Йомшак Батыр
Кушаматы: Батыр Фәнни атамасы: шиншилла Отряды: кимерүчеләр
Шиншилланы өйгә алып кайткач та тынычлыкта калдырырга кирәк. Ул бер атна чамасы яңа урынга ияләшергә тиеш.
Бу җанварның төп ризыгы – коры печән. Шиншилла кипкән яшелчә, агач ботаклары, ашлык та ярата. Азыкны дөрес сайламасаң, авырырга, хәтта үлеп китәргә дә мөмкин.
Шиншилланы суда юындырырга ярамый! Кимерүчеләрнең бу төре ком ярдәмендә чистарына. Моның өчен ком вак һәм чиста булырга тиеш.
Әлеге хайваннар бик хәрәкәтчән, биеккә үрмәләргә, сикерергә яраталар. Шуңа күрә шиншилланың читлеге зур, биек булсын. Читлеккә киштәләр куйсагыз, тагын да яхшы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев