Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Китап турында кызыклы фактлар

Китап турындагы кызыклы фактлар беләсегез киләме?

9 август – Китап яратучылар көне

Китап турында кызыклы фактлар беләсегез киләме?

Дөньяда иң кечкенә китап (1х1миллиметрлы)  – балалар өчен язылган “Карт король Коул” әкияте. Аны 1985 елда бары тик 85 данә итеп  Шотландиядә “Глениффер пресс” нәшриятында бастыралар. Бу китап шул кадәр кечкенә ки, аның битләрен бары тик инә очы ярдәмендә генә ачарга мөмкин икән.

Ә иң зур “Супер-китап” 1976 елда АКШның Денвер шәһәрендә нәшер ителгән. Аның киңлеге – 2 метр 74 сантиметр, озынлыгы – 3метр 7 сантиметр, авырлыгы – 252,6 килограмм, битләр саны – 300.

Иң зур сүзлек булып 1854 елда Якоб һәм Вильгильм Гриммнар башлаган Deutshes Wortetlich санала. Аны бары тик 1897 елда гына тәмамлыйлар. 34 519 биттән торган бу сүзлек 33 томда.

Иң зур китап кибете – Нью-Йорктагы “Барнс энд Ноубл Букстор”. Мәйданы 14 мең 330 квадрат метр. Ә китап киштәләренең озынлыгы 20 километр 71 метр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев