Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Китап уку – файдалы

Көн саен 10 бит китап укыгыз.

Галимнәр фикеренчә, китап уку кеше өчен бик файдалы. Китап укыган кеше белемен генә арттырып калмый, ә фикерләрен тизрәк туплый, аннары ул үз-үзен үстерә дә дигән сүз.

Китап укырга бик яратмасагыз да, көн саен укуны үзегезгә гадәткә кертегез. Көн саен 10 бит китап укыгыз. Бу яңа гадәткә ияләшсәгез, 10 атна эчендә – 7, ә елына 36 китап укып була. 10 бит – ул кадәр куркытырлык сан түгел. Күпчелек халык 10 битне 20 минут эчендә укып бетерә ала. Җитмәсә, 10 бит кечкенә генә кебек тоелса да, тамчыдан күл җыела. Әгәр вакытың бар икән, тагын 10 бит укып куегыз. Мисал өчен, йоклар алдыннан укып алырга мөмкин.
 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев