Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Көлке көлә килә

1 апрель – Көлке көне

1 апрель – Көлке көне

Бүген – көлке көне. Әлеге бәйрәмнең кайчан, ничек барлыкка килүе билгесез. Кемдер, мәзәк көне Борынгы Римда февраль уртасында билгеләп үтелгән, ди, кайберәүләр бәйрәмне, Борынгы Һиндстанда барлыкка килгән, дип сөйли. Шулай ук 1 апрель көнен Ирландия халкы бер-берсенә мәзәк сөйләп үткәргән, дигән фикер дә бар.

Бер риваять буенча, бәйрәм Монтерей исемле Неополитан короленә бәйле рәвештә барлыкка килгән. 1 апрель көнне аңа, җир тетрәү тәмамлангач та, бүләккә күп итеп балык китергәннәр. Бер ел узгач, ил башлыгы нәкъ шундый балык сораган. Пешерүче андый балыкны таба алмагач, башкасын әзерләгән, ләкин җитәкче “алдауны” шунда ук белгән һәм рәхәтләнеп көлгән. Бәлки, нәкъ менә шул вакыттан бирле 1 апрель көнен бер-береңне алдалап, мәзәк сөйләп үткәрә башлаганнардыр да.

Кыскасы, бәйрәмнең барлыкка килүе турында фикерләр күп. Язма чыганакларда, тәүге тапкыр ул 1686 елда Fools Holiday (Җүләрләр бәйрәме) исеме астында телгә алына.

Тарихка кереп калган берничә мәзәк хәл турында әле дә сөйлиләр.

Мәсәлән, 1689 елда Лондон газеталарының берсендә Тауэрдагы ак арысланнарны юу турындагы хәбәр чыга. Бөекбританиянең бөтен халкы бу тамашаны карарга килгәч, моның 1 апрель мәзәге булуы аңлашыла.

‌Россиядә тәүге тапкыр бөтен халык катнашындагы 1 апрель мәзәген Петр I сыный. 1703 елда, аның кушуы буенча, урамнарда кешеләрне театрга чакырып йөриләр. Билгеләнгән вакытка халык тамаша залына килеп утыра. Пәрдә ачылгач, анда: "Первое апреля - никому не верь!"  дигән язу күренә.

Португалиядә бу көнне кешеләр кибеттәге бөтен онны сатып алалар да, бер-берсенә он сибеп йөриләр. Шул рәвешле бөтен ил оннан гыйбарәт булган ак болытка күмелә.

АКШта телевизордан танылган кешеләрнең кайда нинди мәзәк хәлләргә эләгүләрен күрсәтәләр дә бөтен ил белән рәхәтләнеп көләләр. Башта диктор караучыларны 1 апрель белән тәбрикли.

Һиндстанда бу көнне бер-береңне төсле буяулар белән буяу гадәте бар. Яз килүен һинд халкы учак өстеннән сикереп, бер-берсе белән шаярышып каршы ала.

Болгариядә дә Көлке көнен бик яраталар. Рәсми булмаган башкала Габрово шәһәрендә һәрдаим карикатуралар күргәзмәсе үткәрелә, газетада мәзәк хәлләр басыла, радиода да шаярулар яңгырый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев