Кошлар турында 10 факт

- Хәзерге вакытта җир йөзендә 8 мең 600 төрдәге кош бар, аларның гомуми саны 100 миллиард чамасы.
- Колибри – артка таба оча белүче бердәнбер кош.
- Тәвә кошының бер йомыркасыннан 11 порция омлет пешереп була.
- Фламинго туганда алсу төстә булмый. Аңа бу төс эшкәртелгәч алсу төскә әйләнә торган яшел суүсемнәрдән күчә.
- Үрдәкләр һәм казлар 110 градус салкынга да түзә ала.
- Давыл кошлары – альбатрослар – балык исен 3 километрдан ук сизәләр.
- Күке бер җәй эчендә 270 мең зарарлы бөҗәкне юк итә.
- Тәвә кошының йомыркасын пешерү өчен 2 сәгать вакыт кирәк.
- Сыерчыклар балаларына һәр ике минут саен җим биреп тора.
- «Мөгезле» зур ябалак башын 270 градуска бора ала.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Кычыткан ашы Быел кычыткан ашы пешердегезме әле?
-
Иң файдалы бөҗәк 20 май – Бөтендөнья бал кортлары көне
-
Матбугат көне белән! 19 май – Татарстан матбугаты көне