Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Куян елын ничек каршыларга?

Яңа елга кадәр санаулы көннәр калып бара. 2023 ел – Кара су куяны елы булачак. Куян – тынычлык яратучы, гаилә җанлы хайван. Шуңа да Яңа ел гаиләләргә бәхет алып килер, дип фаразлана.

Яңа елга кадәр санаулы көннәр калып бара. 2023 ел – Кара су куяны елы булачак. Куян – тынычлык яратучы, гаилә җанлы хайван. Шуңа да Яңа ел гаиләләргә бәхет алып килер, дип фаразлана.

Яңа елны кайда каршыларга?

Куян шау-шу яратмый. Яңа елны гаиләгез, иң якын кешеләрегез белән каршыласагыз, яхшы булыр. Өйдә чит-ятлар булмасын. Үзегез дә каядыр барырга, Яңа елны урамда каршыларга ашыкмагыз. Бәйрәмне беренче күргән кешеләр белән уздырырга киңәш ителми. 

Нәрсә кияргә?

Кара һәм зәңгәр – ел символы төсләре. Шул төсләрдәге кием сайласагыз, оттырмассыз. Язгы үләндәй яшел, эссе комдай саргылт кебек табигый төсләр дә Куян күңеленә хуш килер.

Табынга нәрсә әзерләргә?

Куян гына булмасын! Яңа ел табыны өчен итнең башка төрләрен сайлагыз. Ә иң яхшысы – өстәлдә яшелчә салаты, балык ашы, җиләк-җимеш кебек җиңел ризыклар булсын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев