Кызу сукса нишләргә?

Ниһаять, җәй! Бу атнада ул календарьда гына түгел, табигатьтә дә чагыла. Көндез һава 30-32 градуска кадәр кыза. Синоптиклар, якын арада шундый температура сакланачак, дип вәгъдә итә. Мондый көннәрдә су коенасы, кояшта кызынасы килә. Ләкин бер нәрсәне истән чыгарырга ярамый: җәй көне кояш астында озак йөрсәң, кызу сугуы ихтимал. Кеше хәтта аңын югалтырга да мөмкин. Бу очракта кичекмәстән «ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәк. Ә ул килгәнче зыян күрүчегә менә ничек булышырга була:
1. Зыян күргән кешене күләгәле, яхшы җилләтелә торган урынга алып кереп яткырыгыз.
2. Җылы киемнәрен салдырыгыз. Аяк астына мендәр яки валик кыстырыгыз.
3. Маңгаена юеш чүпрәк куегыз. Әз-әзләп кенә чиста яки тозлы су каптырып торыгыз.
Мондый хәлгә калмас өчен, эсседә озак йөрергә ярамавын, җиңел баш киеме кияргә кирәклеген онытмагыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Тарих эзләреннән... Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы һәм "Идел" яшьләр үзәге «Тарих эзләреннән» - «По следам истории» рәсем бәйгесе игълан итә.
-
Син кунакчылмы? "Сабантуй" журналының март санындагы тест нәтиҗәсе.
-
Редакциядә кунакта “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналлары шулкадәр кызык, бер укый башласаң, һич аерылып китеп булмый.