Күзеңә карыйм әле!

Америка психологлары Дж.Глаив һәм Э.Клери, кешенең күзләренә карап, аның холык-сыйфатларын белергә була, дип исәплиләр.
Кара күзле кешеләр ‒ энергияле, инициативалы, тынгысыз, тик тормаслар.
Күзләре зәңгәр төстә булучылар ‒ бик үзсүзле. Аларның кәефләре тиз кырыла, үпкәләрен дә озак саклыйлар.
Караңгы-соры төстәге күзлеләр – кире һәм куркусыз кешеләр. Алар алдына нинди генә авырлыклар килеп чыкмасын, үз дигәннәренә ирешәләр. Тиз кызып китәләр, ачуларын да озак саклап йөриләр. Бик көнчеләр дә.
Караңгы-коңгырт күзлеләр ‒ шат күңелле, җор телле, тик тиз кызучан, шул ук вакытта тиз суынучаннар да. Башкалар белән бик тиз уртак тел табалар.
Ачык-коңгырт күзлеләр – оялчан, ялгызлык яраталар. Алар бик тә хыялыйлыр, тырышлар. Һәр сүзгә үпкәләп, озак рәнҗеп йөри алалар.
Яшел һәм соргылт-яшел күзле кешеләр – көчле рухлы, куйган максатларына ирешүчән. Хисләре тотрыклы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Черкидән саклануның 5 ысулы Җәйнең ямен чебен-черки бетерә. Алардан ничек котылырга? Әлбәттә, махсус спрейлар сиптерергә була. Ләкин алар, еш кына, бөҗәкләргә генә түгел, кеше организмына да зыян китерә. Шуңа күрә халык ысулларына күз салыйк.
-
7 яшькә кадәр бушлай Быелның 22 нче июненнән 7 яше тулмаган балалар шәһәр яны поездларында бушлай йөри башлады.
-
Олимпия чемпионнары 23 июнь – Халыкара Олимпия көне