Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Күзегезне саклагыз!

Яңа уку елы башлануга белгечләр укучыларга шулай дип искәртә. Статистика буенча, һәр дүртенче укучының күз күреме камил түгел. Күзләрне саклау өчен берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк:

13 октябрь – Бөтендөнья күрү сәләте көне

Белгечләр укучыларга шулай дип искәртә. Статистика буенча, һәр дүртенче укучының күз күреме камил түгел. Күзләрне саклау өчен берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк:

1.Елга кимендә 2 тапкыр баланы офтальмолог, ягъни күз табибына алып барырга.

2.Дөрес туклануга игътибар итәргә. Бала организмына витаминнар, минераллар җитәрлек күләмдә керергә тиеш.

3.Актив яшәү рәвеше алып барырга. Саф һавада 2 сәгать йөрү авыру барлыкка килү мөмкинлеген 36 процентка киметә.

4.Карый торган объектка кадәр дөрес ара калдырырга. Әйтик, бала 1 метр диагональле телевизор карый икән, ул телевизордан 5 метр ераклыкта утырырга тиеш.

5.Күзне арытырга ярамый. Башлангыч сыйныф укучылары телевизорны 30-40 минуттан, ә урта сыйныфларда укучылар 60-90 минуттан артык карамасын. Компьютер алдында эшләү 5 яшьтә – 5 минутлап, 6-7 яшьтә – 10 минутлап, 7-9 яшьтә 15 минутлап рөхсәт ителә.

6.Бала бүлмәсе яхшы яктыртылган булсын. Дәрес әзерләгәндә түшәмнән төшкән утны да, өстәл лампасын да кабызыгыз.

7.Баланың эш өстәле буена туры килсен. Күз белән дәфтәр арасында 30-35 сантиметр ара калырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев