Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Нинди ипи файдалырак?

17 ноябрь – өйдә пешкән икмәк көне

17 ноябрь – өйдә пешкән икмәк көне

Икмәк - һәр йортның табын түрендә. Хуш исле, күпереп пешкән ипи - һәр кешенең яраткан ризыгы. Зур кунакларны да ипи-тоз белән каршы алалар. Безнең табынга килеп җиткәнче ул бик урау юллар үтә. Күпме кешенең хезмәт җимеше ул!

Икмәкне төрле оннан пешерәләр. Ниндиен сайларга, сәламәтлек өчен кайсы файдалырак?

 

Бодай оныннан, ачы камырдан ясалган ипи иң популяры булып санала. Ул бик тә туклыклы, ләкин аның составында крахмал күп. Шуңа да ашкайнату эшчәнлегенә авырлык китерә ала. Ипине әзерләгәндә, бодайда булган витаминнар югала.  

Арыш оныннан пешкән икмәкне “кара ипи” дип йөртәләр. Ул бодай онына караганда яхшырак эшкәртелә. Кара икмәк составында клетчатка һәм аминокислоталар бар, ул ашказаны һәм эчәклек эшчәнлеген яхшырта.

Бөртекле (цельнозерновой) икмәк, хроник авырулары булган кешеләрнең ашкайнату системасы өчен авыр. Ул В һәм Е витаминнарына, клетчаткага бай.

Чүпрәдән башка әзерләнгән икмәк организмда тиз эшкәртелә. Ул эчәклек флорасына тәэсир итми, шуңа да файдалы дип санала. Мондый икмәкне төрле оннардан әзерлиләр, шуңа күрә витаминнар составы да төрле була.

Диетологлар, глютенсыз икмәк организм өчен файдалы, дип саный. Ул җитен, миндаль, чикләвек, кукуруз яки башка он нигезендә әзерләнә һәм аның  составында витаминнар, минераллар һәм аминокислоталар күбрәк була.

Соядан пешкән икмәкнең калориясе түбән һәм ул диетада утыручылар өчен файдалы. Бу икмәктә аксым күп, ә холестерин юк. Шулай ук ул В, калий, кальций, тимер кебек витаминнарга бай.

Кукуруз оныннан пешкән икмәк иң сирәк куланыла торганнардан. Шулай да анда А, В1, В2, РР, С, каротин, натрий, калий, кальций, магний, фосфор, тимер кебек витаминнар һәм минераллар күбрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев