Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Нинди туңдырма яратасың?

10 июнь – Бөтендөнья туңдырма көне

10 июнь – Бөтендөнья туңдырма көне

Кояш кыздыруга, күбебез туңдырма ашый башлыйбыз. Бүген туңдырманың 2 меңнән артык төре бар икән. Бу тәмле ризыкны иң күп ашаучы халык - америкалылар. Туңдырманың кайсы төренә өстенлек бирүенә карап, кешенең холкын билгеләргә була, ди.

Шоколад кисәкләре кушылган пломбир яратучылар – тотрыксыз кешеләр, гел кызыксынып, яңалык эзләргә яратучылар.

Стакан формасындагы туңдырмага өстенлек бирүчеләр - романтиклар. Беренче чиратта тынычлыкка омтылучылар. Башка кешеләрнең проблемаларын үзләре аша уздырып, кеше хәленә керә беләләр. Әмма андый кешеләр белән шаярырга ярамый: күңелләрен җәрәхәтләвегез бар.

Ике ягы вафлялы туңдырма яратучылар - эш кешеләре. Алар гел хәрәкәттә, хезмәттән тәм табып яшиләр, бик яхшы хуҗа һәм хуҗабикәләр.

Җиләк-җимешле туңдырма сөючеләр – эгоистлар. Тормыштан канәгать булып, аннан ләззәт алып яшәүчеләр. Алар өчен ирешеп булмаслык максат юк.

Эскимо яратучылар максатларына омтылалар һәм үз дигәннәренә ирешәләр дә.

Теләсә кайсы туңдырманы ашаучылар – күңелле затлар. Һәр нәрсәгә җиңел карашлы кешеләр. Тормыштан ямь табып, шатланып, чын күңелдән көлә белүчеләр.

Туңдырма яратмаучылар -  шикле кешеләр. Андыйлар янында сак булырга кирәк.  Башларында нинди уйлар барлыгын белеп булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев