Нинди йорт хайваны сайларга?
Песи дә аласы килә, балыклар да кызыктыра, тутый кошка да риза булыр идең кебек... Таныш хисләрме? Исеңдә калдыр: йорт хайванын холкыңа һәм мөмкинлекләреңә карап сайларга кирәк!
Песи дә аласы килә, балыклар да кызыктыра, тутый кошка да риза булыр идең кебек... Таныш хисләрме? Исеңдә калдыр: йорт хайванын холкыңа һәм мөмкинлекләреңә карап сайларга кирәк!
Эт
Бик тугры, акыллы җанвар. Чын дус була ала.
Ярый
- 
	буш вакытың күп булса, 
- 
	җәяү йөрергә яратсаң, 
- 
	зур фатирда яки шәхси йортта яшәсәң. 
Ярамый
- 
	көндез өеңдә кеше булмаса (этләр ялгызлыкны авыр кичерә), 
- 
	эт белән көненә 2 сәгать йөри алмасаң, 
- 
	сәламәтлеге өчен файдалы ризыклар ашату мөмкинлегең булмаса. 
Песи
Ягымлы, ләкин буйсынмас холыклы җан иясе.
Ярый
- 
	буш вакытыңны өйдә уздыру мөмкинлеге булса, 
- 
	песинең төнлә тавышланып йөрүенә түзсәң, 
- 
	аның артыннан җыештырырга риза булсаң. 
Ярамый
- 
	песи белән уйнарга вакытың булмаса, 
- 
	гаиләң белән еш кына каядыр китәргә туры килсә, 
- 
	песинең йорт җиһазларына зыян китерүеннән курыксаң. 
Кимерүчеләр
Зур урын һәм күп игътибар сорамый торган хайваннар.
Ярый
- 
	йорт хайванына күп урын бүлеп бирү мөмкинлегең булмаса, 
- 
	өйдә зур җанвар асрарга кыюлыгың җитмәсә. 
Ярамый
- 
	атнага 2-3 тапкыр булса да читлекне чистартасың килмәсә, 
- 
	яраткан җанварыңны югалтудан курыксаң (кимерүчеләр 3-5 елдан озак яшәми). 
Декоратив кошлар
Сайрарга, тавышланырга яраталар.
Ярый
- 
	атнага 1-2 тапкыр читлекне чистартырга риза булсаң, 
- 
	кошлар белән аралашырга, «сөйләшергә» вакытың булса. 
Ярамый
- 
	тавыш яратмасаң, 
- 
	кечкенә энең яки сеңлең булса (кошлар кайчак нык авырттырып тешли). 
Балыклар
Иң тыныч җан ияләре.
Ярый
- 
	йорт хайванын һәрвакыт карап, тәрбияләп торырга вакытың булмаса, 
- 
	гаиләң белән еш кына каядыр китәргә туры килсә. 
Ярамый
- 
	балыкларның ризыгына аллергия булса, 
- 
	йорт хайванының сиңа булган хисләрен күрергә теләсәң (балыклар «хисле» түгел). 
Сөйрәлүчеләр
Тыныч һәм чиста җан ияләре.
Ярый
- 
	йорт хайванын еш кына ялгыз калдырырга туры килсә, 
- 
	җәяү йөрергә яратмасаң. 
Ярамый
- 
	җиһазландырылган террариум алырга әзер булмасаң, 
- 
	йорт хайваны белән һәрвакыт уйныйсың килсә (сөйрәлүчеләр артык игътибар яратмый). 
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
 
                                                                                    
                        
                     
                                                 
                                                 
                                                
Нет комментариев