Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

“Печән” ашагыз

Укроп, петрушка, яшел суган... Кайберәүләр бу үләннәрне “печән” дип кенә атый. Ә ул “печән”нең файдасы турында беләләрме икән? Бу үләннәрне кышка ничек сакларга?

Укроп, петрушка, яшел суган... Кайберәүләр бу үләннәрне “печән” дип кенә атый. Ә ул “печән”нең файдасы турында беләләрме икән? Бу үләннәрне кышка ничек сакларга?

Яшел суган

Яшел суганны яз җитү белән куллана башлыйбыз. Ул хәлсезләнгәндә, арыганда, салкын тигәндә, баш әйләнгәндә булыша. Яшел суган составындагы калий йөрәк мускулын һәм кан тамырларын ныгыта, кан басымын нормальләштерә. Кыяктагы кальций һәм фосфор теш-уртларны ныгыта, авыз куышлыгындагы микробларны үтерә. Кыяктагы кверцетин антиоксиданты яман шештән саклый. Суганны киптереп ике елга кадәр сакларга була.

Петрушка

Петрушка төрле витаминнар, минераллар һәм башка органик матдәләргә бай. Составындагы С витамины организмны яшәртә, иммунитетны ныгыта. В төркеме витаминнары нерв системасына уңай тәэсир итә, матдәләр алмашу процессын, баш мие эшчәнлеген яхшырта. Петрушкадагы А витамины исә вируслар һәм бактерияләр белән актив көрәшергә ярдәм итә. Тимер, калий, магний – йөрәк һәм кан тамырларын ныгыта, кандагы гемоглобин дәрәҗәсен арттыра. Кальций, фосфор, цинк – сөякләрне ныгыта, нерв системасына яхшы йогынты ясый, организмның күзәнәкләрен кислород белән баета. Петрушканың сәламәтлеккә файдасын әйтеп бетереп булмый. Ул  аппетитны  арттыра, баш мие активлыгына яхшы тәэсир итә, йокысызлыктан арынырга булыша. Петрушканы кышка ваклап турап, тозлап, яртышар литрлы банкаларга тутырып сакларга кирәк.

Укроп

Укропны кулланмаган хуҗабикә сирәктер, мөгаен. Аны төрле ризыкка тәмләткеч буларак салырга була. Укроп В1, В2, РР витаминнары, Р провитамины, фолий кислотасы һәм тимер, калий, кальций, фосфор кебек минераль тозларга бай. Яшел укропта С витамины лимондагыга караганда өч мәртәбә күбрәк, ә каротин - помидордагы кадәр. Орлыгында исә эфир майлары, шикәр бар. Укроп сәламәтлек өчен бик файдалы. Аның орлыгын борынгыдан  баш авыртудан, ә үләнен сидек кудыргыч итеп файдаланганнар. Укроп орлыгы төнәтмәсе аппетитны яхшырта, көзән җыерудан, йокысызлыктан булыша. Төнәтмә эчтә җыелган газларны чыгаручы чара буларак та киң кулланыла. Кышка аны киптереп тә, туңдыргычта катырып та сакларга була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев