Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Пыяла тарихы: аны кем уйлап тапкан?

Табигатьтә пыяла кеше барлыкка килгәнче үк булган инде.

Күз алдыгызга китерегез. Сез мәктәптән кайтасыз, ә йортыгызның тәрәзәләрендә пыяла юк. Ә йорт эчендә пыяладан эшләнгән савыт-саба да күренми. Аптыраган йөзеңне көзгедән дә күрә алмыйсың, чөнки ул да юк. Үз вакытында пыяла уйлап табылмаган булса, әле бик күп файдалы  җиһазларыбыз булмас иде. Пыяланы кем уйлап тапкан соң? Ул кайчан барлыкка килгән?
Табигатьтә пыяла кеше барлыкка килгәнче үк булган инде. Аны вулканнан чыккан, башта кызган, аннары суынган  лавадан барлыкка килгән диләр. Әлеге табигый пыяла обсидиан дип атала. Әмма мондый пыяланы тәрәзә өчен кулланып булмый. Табигый пыяла гадәти  пыяладан нык аерыла ул.  Аның аркылы бер нәрсә дә күренми, ягъни ул үтә күренмәле түгел, тонык була.
Беренче пыяла борынгы Мисырда ясалган. Әмма аны ясаганда кулланыла торган ком бик чиста булмагач, пыяла  яшькелт – зәңгәр төстә булган. Вакытлар узу белән Шәрыкътә комны чистартырга өйрәнәләр, пыяла  да үтә күренмәлегә әйләнә.
Археологлар ачыклаган: пыяланы  иң беренче төймә (бизәнү әйбере) ясау өчен кулланганнар. 2000 еллар үткәч, савыт-сабаларны да пыяладан эшли башлаганнар.
XIII гасырда Шәрыкъкә Венециядән килгән шымчылар пыяла ясау серен үзләштереп, кире үзләренә  кайтып китәләр һәм Венециядә пыяла эшләү эше чәчәк ата башлый.
Күп еллар узгач, пыялага махсус состав – амальгама кушып, көзге эшләргә өйрәнәләр.
1634 елда Мәскәүдә дә беренче пыяла заводы ачыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев