Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Самокат сайлыйбыз

Нинди самокат алырга соң? Гади самокатмы, электр самокатымы яки трюклар ясый торганымы? Кайсысы уңайлырак? Кайсында имгәнү мөмкинлеге азрак? Кибет киштәсендәге самокатларга карау белән башта мең дә бер сорау туа.

Бала кечкенә чагында аңа әйбер сайлау күпкә җиңелрәк кебек. Үскән саен баланың һәр нәрсәгә үз фикере, үз сүзе барлыкка килә. Әйтик, моңа кадәр комлыкта уйнап утырырга риза булган бала, әкренләп экстремаль спорт төрләре белән кызыксына балшлый. Аның теленә скутер, электросамокат кебек  хәрәкәтләнү җайланмалары үтеп керә. Бала шулар турында хыяллана, интернеттан аларның төрләрен сайлый, алар турында видеолар карый.  7 яшьтә велосипед алып биргәнгә сөенгән баланы яңа “сәпит” кенә куандырмый хәзер. Аңа самокат кирәк!

Ә нинди самокат алырга соң? Гади самокатмы, электр самокатымы яки трюклар ясый торганымы? Кайсысы уңайлырак? Кайсында имгәнү мөмкинлеге азрак? Кибет киштәсендәге самокатларга карау белән башта мең дә бер сорау туа.

Беренче самокат кече яшьтә уенчык буларак кулланыла ала. Бала самокат ярдәмендә тигезләнешне сакларга өйрәнә.

 5 яшьтән баланың сөякләре, мускуллары ныгый. Самокат бу яшьтә тренажер функциясен башкара, тизрәк үсәргә ярдәм итә. 

Кече яшьтәге мәктәп баласы өчен самокат хәрәкәт итү чарасы буларак кулланыла башлый. Аның белән барасы урынга да тиз генә барып җитәргә була. Ә үсмерләр әкренләп самокатта йөрү техникасын тагын да камилләштерә, экстрим яратучылар исә самокат ярдәмендә трюклар ясарга өйрәнә.

Балагыз көннәрдән бер көнне самокат сораса,  тиз генә “юк” дип җавап бирергә ашыкмагыз. Беренче вакытта, әлбәттә, егылуларсыз булмый.  Башка спорт төрләренең дә үз уңайсызлыклары бар. Әгәр балага ошый икән, башта гади самокаттан башларга кирәк. Самокатта йөргәндә аякларга авырлык тигез төшми. Шуңа күрә, кайбер балаларның умыртка баганасына зыян килүе бар.  Ортопед белән киңәшләшү зыянга булмас.

3 яшьтән баланы өч тәгәрмәчле классик самокатка бастырырга була.  Бу яшьтә бала гәүдәсен нык тотып тора, бер аякта басып тора ала. Балалар самокатлары тәгәрмәчләр санына, аның диаметрына һәм киңлегенә карап, ике, өч, дүрт тәгәрмәчлеләргә бүленә.

Самокатны кайда хәрәкәт итүеңә карап та сайларга кирәк. Шәһәр урамында хәрәкәтләнү өчен гадирәк самокат сайларга киңәш итәләр. Тәгәрмәчләре дә чагыштырамача зур  булмаска тиеш.  Ә менә трюклар ясый торган самокатны сайлагансыз икән, күнекмәләрне тренер белән өйрәнергә кирәк.

Самокат сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә соң?  Беренче чиратта, самокатның биеклегенә. Аның руле баланың күкрәге биеклегендә булырга тиеш. Бала гел үсеп тора. Шуңа күрә биеклеген үзгәртеп була торган самокат алу отышлырак.

Самокат сайлаганда тәгәрмәченә дә игътибар итәргә кирәк. Тәгәрмәчнең диаметры 12,5-20 см. Ул зуррак булган саен хәрәкәт тизлеге дә арта. Самокатны туктату системасы да мөһим. Бала кечкенә булганда кул тормозы уңайлырак булса, зурраклар самокатны арткы тәгәрмәчкә аяк белән басып тукталар. Самокат сайлаганда тормозларын тикшереп карарга онытмагыз. Ә руль йомшак материал белән капланган булса яхшырак.

Самокатта йөргәндә берничә киңәшне истә тотарга кирәк:

1.Юеш, яңгыр явып үткән урыннарда самокатта йөрергә киңәш ителми.  2.Хәрәкәт иткәндә, кинәт кенә туктарга ярамый, егылуыгыз бар.

3.Таудан төшкәндә сак булырга яки таулы җирдә йөрмәскә кирәк. Тизлек артып, бала самокатны туктатып өлгермәскә дә мөмкин.

4. Уңайлы аяк киеме, саклану киемнәре, шлем кияргә кирәк.

5. Самокатта бары тик тродуардан гына йөрергә кирәк. Эңгер-меңгер, караңгы вакытта самокатка утыру тыела.

6. Самокатның тормозларын һәрчак өлкән кеше тикшереп торырга тиеш.

 Иң мөһиме, самокатка басканда үз-үзеңә ышанып, курыкмыйча басарга, ашыкмаска, җай белән йөрергә  кирәк.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев