Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Шәвәли ни язган?

Шәвәли серен чиште: куен дәфтәренә моңа кадәр ишетмәгән-күрмәгән-белмәгәннәрен теркәп бара икән! Безгә дә шул дәфтәрне укып карарга рөхсәт итте. Менә ниләр таптык анда!

*Светофорны 1868 елда Джон Пик Найт уйлап тапкан. Беренче светофор семафор укларыннан торган һәм кул белән идарә ителгән.

*Юл хәрәкәтен көйләү өчен кулланыла торган жезл Россиядә патша заманында ук – 1907 елда барлыкка килгән. Ул 90 сантиметр озынлыкта һәм ак төстә генә булган. Кагыйдә буенча, юл хәрәкәтен көйләүче аны күтәрсә, бөтен кеше туктаган.

*Автомобиль номерларына латин алфавитындагы символларга охшаган хәрефләрне генә кертәләр икән. Ягъни Россиядә номерга А, В, Е, К, М, Н, О, Р, С, Т, У, Х хәрефләре генә языла ала.

*Дөньядагы бөтен автомобиль юлларының озынлыгын кушсаң, 23 миллион километрдан да артып китәчәк.

*Мексикада ишәк шәхси транспорт булып санала. Анда йөрү өчен махсус хокук кәгазе алырга кирәк. Бу кәгазьдә хуҗаның гына түгел, ишәкнең дә фотосы булырга тиеш.

*Яктылык кайтаргыч элементлар дөньяда 1939 нчы елдан бирле кулланыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев