Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Ә сез белә идегезме?..

Кызыклы фактлар

Ә сез белә идегезме?..
Дөньядагы иң зур китапханә — Конгресс Китапханәсе. Анда 158 млн китап исәпләнә. Китап киштәләренең гомум озынлыгы 828 миль (1 миль = 1,6 км). Бу китапханәдә 36 млн басма китап, 3,5 млн кулдан ясалган китап, 13,7 млн фотография, 5,5 млн нота язмасы, 69 млн кулъязма барлыгы билгеле.


Жираф теленең озынлыгы – ярты метр.


15 ел дәвамында Талкитна шәһәренең мэры булып Стаббс исемле песи торган (Аляска штаты).


Сабын куыгы 0,001 секунд эчендә шартлый.


Күз керфекләре 200 көн "яши". Аннары алар коела башлый.


Яшел төс кешеләрне тынычландыра.


Мөхәммәт - дөньяда иң киң таралган исем.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев