Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Син нинди кеше?

«Сабантуй» журналының 2021 ел, гыйнвар санында басылган тест җаваплары.

«Сабантуй» журналының 2021 ел, гыйнвар санында басылган тест җаваплары.

0-6 балл. Сиңа кешеләр белән аралашу җиңел түгел, чөнки аларга ышанып бетмисең. Шуңа да, башкаларга карата артык мәрхәмәтле, игелекле булырга кирәкми, дип уйлыйсың. Тормыш тәҗрибәң сине шундый нәтиҗәгә этәргән, күрәсең. Башкалар синең яхшылыгыңа начарлык белән җавап кайтарырга мөмкин дип уйлау – куркыныч ялгышу. Син мәрхәмәтлерәк булган саен, дусларың да артачак. Уңышлар!

7-12 балл. Син аерым бер очракларда гына мәрхәмәтле. Яхшылыгыңны бөтен кешегә дә күрсәтмисең. Бу начар түгел, әмма кешеләр белән аралашканда игътибарлырак, сабыррак, ягымлырак булырга тырыш. Хәтта чит кешеләр белән дә. Шулай итеп син үзеңнең шәхесеңне үстерәсең.

13-18 балл. Син – бөтен кеше белән диярлек уртак тел таба алучы, аралашучан кеше. Кешелекле булуың һәм киң күңеллелегең игътибарны җәлеп итә. Башкача фикер йөрткән кешеләрне дә кире какмыйча, шул ук вакытта берсенә дә ярарга тырышмыйча яши беләсең. Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев