Социаль челтәрләрнең уңай һәм тискәре яклары
Социаль челтәрләрдән файдаланучылар көненә уртача өч сәгать вакытларын экран каршында үткәрә. Моның уңай һәм тискәре якларын бергәләп ачыклыйк.
+
-    Социаль челтәрләр ярдәмендә ерактагы дуслар, туганнар белән аралашырга мөмкин. 
-    Файдалы фильмнар карарга, яраткан музыкаңны тыңларга, китап укырга яки чит телләр өйрәнергә була. 
-    Социаль челтәрләр укуда да булыша. Биредә фәнни әдәбият белән таныша яки, кызыксындырган төркемгә кушылып, билгеле бер тема буенча фикер алыша аласың. 
-    Социаль челтәрләр эшкуарлыкны үстерергә дә ярдәм итә. 
–
-    Мәгълүматның артык күп булуы нерв системасын какшата. 
-    Кеше чынбарлыкта ничек аралашырга кирәклеген оныта. Смайликлар белән генә «сөйләшергә» күнегеп китеп, башкаларга үз хисләрен сүз белән аңлата алмый башлый. 
-    Социаль челтәрләр – җинаятьчеләрнең мәгълүмат туплау урыны. 
-    Бәйлелек барлыкка килә. Бу – тиз генә дәвалап булмый торган куркыныч авыру. 
-    Социаль челтәрдәге фото яки комментарийлар аркасында күп кенә гаиләләрдә ызгыш-талаш килеп чыга. 
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
 
                                                                                    
                        
                     
                                                 
                                                 
                                                 
                                                
Нет комментариев