Су ни өчен янмый?

Кайбер әйберләрне яндыру өчен бик нык кыздырырга кирәк. Икенче бер матдәләр аз гына җылыдан да кабынып китә. Әле тагын дөньяда бөтенләй дә янмый торган матдәләр дә бар. Су – шундыйлардан.
Су ни өчен янмый дип уйлыйсыз? Чөнки ул үзе яну нәтиҗәсендә барлыкка килгән! Әйтик, көл дә янмый бит.
Су барлыкка килсен өчен нәрсәне яндырырга кирәкме? Водородны! Ә янган водород суга әверелә һәм башка яна алмый.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Дуслык җепләре ныгысын Казан шәһәре Совет районының 11 нче татар гимназиясендә “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова белән очрашу уздырдылар.
-
Комикс яса – планшет от! Дустым, сине «Мин комикс ясыйм» бәйгесендә катнашырга чакырабыз!
-
Баланы югары сәнгатьне яратырга ничек итеп өйрәтергә? 15 апрель – Халыкара сәнгать көне