Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Танылган туганнар

Бер гаиләдә ике «йолдыз» буламы? Ике түгел, өч тә (бәлки, биш тә!) булырга мөмкин икән!

Василий һәм Алексей Березуцкийлар

Василий һәм Алексей – игезәк туганнар, танылган футболчылар. Икесе дә Россиянең атказанган спорт осталары.

Владимир һәм Павел Буре

Йөзүче Владимир Буре улларының да үз юлыннан китүләрен теләгәндер, бәлки. Ә алар бозны сайлаган – хоккейда искиткеч зур уңышларга ирешкәннәр.

Аскольд һәм Эдгард Запашныйлар

Болар – арысланны да тыңлата алучылар, цирк осталары! Запашныйларга Россиянең халык артисты исеме бирелгән.

Самуил, Лея һәм Илья Маршаклар

Монысы – язучылар гаиләсе. Самуил Маршакны һәр укучы белә. Аның сеңлесе Леяны Елена Ильина буларак ишеткәнегез бардыр. Ә менә Илья Маршак – балалар өчен фәнни әдәбият язучы.

Марат һәм Динара Сафиннар

Теннис «йолдызлары», татарлар! Марат – 2000 нче еллар башында дөнья рейтингында беренче булган кеше. Динара бу дәрәҗәгә 2009 нчы елда ирешкән. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев