Татарстан турында 7 факт

► Татарстанда 120гә якын милләт вәкиле яши. Республика халкының яртысыннан артыгы ‒ татарлар.
► Европаның иң зур ике елгасы ‒ Идел һәм Чулман (Кама) ‒ Татарстан аша ага.
► Россиянең иң бай нефть ятмалары безнең республикада урнашкан. Галимнәр исәпләвенчә, Татарстанда барлыгы 800 миллион тоннага якын «кара алтын» саклана.
► Бөек Ватан сугышы елларында җитештерелгән һәр алтынчы хәрби очкыч Казанда җыела.
► Казан метросы Гиннесның рекордлар китабына кертелгән. Ул ‒ дөньядагы иң кыска метро.
► Бөек Болгар тарихи комплексында дөньядагы иң зур Коръән саклана. Аның авырлыгы 800 килограмм!
► Казан Кремле ‒ ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
«Сабантуй» «милли сәяхәткә» чакыра «Сабантуй» журналы 2021 елны яңа сәхифәләр белән каршылый.
-
Агу ашамыйбызмы? Кассага юл тотар алдыннан кәрҗингә нинди ризыклар җыйганыбызга игътибар итик әле.
-
Күзеңә карыйм әле! Кешенең күзләренә карап, аның холык-сыйфатларын белергә була.