Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Тимераяклар кайчан барлыкка килгән?

Иң борынгы тимераякларны Швейцариядәге күл төбеннән табып алганнар. Алар сөяктән эшләнгәннәр, аякка бәйләп куяр өчен юка күн тасмалары да булган. XV гасырда Даниядә металл пластиналар беркетелгән агач...

Иң борынгы тимераякларны Швейцариядәге күл төбеннән табып алганнар. Алар сөяктән эшләнгәннәр, аякка бәйләп куяр өчен юка күн тасмалары да булган. XV гасырда Даниядә металл пластиналар беркетелгән агач тимераяклар ясый башлаганнар. Ләкин мондый тимераякларда шуу авыр булган. Кешеләр таяклар белән этенеп йөргәннәр. Кешеләрнең чаңгыда шуа башлаганнарына да мең еллар үтеп киткән. Норвегиядә бер мәгарәдә ташка чокып ясалган чаңгычы рәсемен тапканнар. Әлеге сурәткә 10 мең ел дип исәпләнә.
1865 елда Джексон Хейнс заманча тимераяклар уйлап таба. Аларда шуу гына түгел, әйләнергә, сикерергә һәм бию элементлары ясарга да мөмкин була. Шулай итеп фигуралы шуу модага керә.
XVIII–XIX гасырларда Россиядә кыш озату бәйрәменә бик биек — 25 метрлы агач таулар ясый торган булганнар. Бу тауларны су сибеп катырганнар да, җәнлек тиреләре, махсус эшләнгән агач тагаракларга утырып, шуннан шуганнар. Россия императрицасы Екатерина II бу уеннарны бик яраткан, үзе дә еш кына таудан шуа торган булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев