Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Тутый кошны ничек карарга?

Киңәш

Тутый кош алганда гаиләгездәге кешеләрнең психикасын исәпкә алыгыз. Чөнки алар сәгатьләр буе «сөйләшергә» мөмкиннәр. Сез моңа әзер икән, димәк, әлеге кошны өйгә алып кайта аласыз.

Тутый кошның  сәламәт булуын каурыйларыннан белеп була. Беренче чиратта алар коры, чиста һәм тәненә ятып торуы белән аерылып тора. Кошның томшыгы чиста, тырнаклары дөрес үскән булырга тиеш. Тутый кошның сөйләшүен теләсәгез, иң яхшысы – атасын сатып алу.

Тутый кошны ничек сөйләшергә өйрәтергә?

Күпме генә тырышсагыз да, беренче 2-4 айда ул әле сөйләшмиячәк.

Ярты ел дәвамында даими рәвештә шөгыльләнү нәтиҗәсендә тутый кош кыска сүзләр, ә бер елдан соң фаразлар әйтергә өйрәнә.

Физиологик сәбәпләр аркасында8-10 яшьлек кошлар сөйләшүдән туктый (аларның гомер озынлыгы – 10-12 яшь).

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев