Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Велосипедны кем уйлап тапкан?

Велосипедны кем уйлап тапкан?

Велосипед моннан ике гасыр элек, 1817 елда Германиядә уйлап табылган. Ул агач рамлы, педальсез булган, самокатта йөргән кебек, аяк белән этенергә кирәк булган. Күпмедер вакыттан соң француз механигы педальле вариантын эшләгән. «Велосипед» - француз  сүзе. Әлеге уңайлы хәрәкәт итү транспорт төре Көнбатыш Европа илләрендә киң таралган. Дания, Германия, Нидерланд кебек илләрдә – 30, Япониядә 15 процент  кеше велосипед белән йөри. Кайбер илләрдә ил башлыклары да әлеге транспортта эшкә йөрүне кулай күрә. Дөньяда иң күп йөрүчеләр Дания халкы санала, аларда уртача бер кеше елына 893 чакрым ара үтә. Кытайда бер машинага 250 велосипед туры килә икән. Велосипед соңгы ике гасырда уйлап табылган иң мәртәбәле ачышлар исемлегенә кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев