Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Зур Җидегән җәнлеге

Ак аюлар моннан якынча 130 мең ел элек барлыкка килгән дип санала.

Тарих

Ак аюлар моннан якынча 130 мең ел элек барлыкка килгән дип санала. Аларның якын туганы – көрән аю. Борынгы заманнарда ак аюларның бик зур гәүдәлеләре дә булган. Ләкин алар, азык җитмәү сәбәпле, юкка чыккан, ди галимнәр. 

Факт

Ак аюлар чынлыкта ак түгел, ә төссез. Аларның төк эче куыш. Ә тән тиресе кара төстә.

Сан

Россиядә 5-6 мең тирәсе ак аю яши.

Гадәт

Кышын поляр аюлар материкта яки утрауларда кар көрте эченә ясалган өннәрендә көн күрә. Әни аюлар кыска вакытлы кышкы йокыга талырга мөмкин. Ә әти аюлар алай йокламый. 

Сәләт

Бу ерткыч бик яхшы күрә һәм ишетә. Исне дә шәп тоя. Табышын берничә километрдан сизеп алырга сәләтле.

Гаҗәп

Ак аю 7-10 көн ризык таба алмый йөрсә, гәүдәсендәге май хисабына яши башлый.

Сер

Бу хайваннарның тән тиресе астындагы май катламы 13 сантиметрга җитә. Симез булганга күрә, ак аюлар өшеми.

Бу – кызык!

Антарктида һәм Австралиядә ак аюлар беркайчан да яшәмәгән.

Риваять

Борынгы Греция риваятьләренең берсендә язылганча, Зевс Каллисто исемле нимфаны аюга әверелдерә һәм йолдызлар рәвешендә күккә күчерә. Җидегән йолдыз (Зур Җидегән) шулай барлыкка килә, имеш.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев