Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

Ал җилкәннәр...

Премьера

Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында сентябрьнең нәкъ башында «Ал җилкәннәр» спектакленең премьерасы булып узды. Александр Гринның повестена нигезләнеп эшләнгән бу спектакльнең жанрын феерия дип атап ялгышмаганнар Монда тамашачы сәхнәдә утыра, ә зал диңгезгә әверелә. Бу спектакль кешенең балачак хыялларына тугъры булуы һәм тормыштагы нинди генә сынаулар алдында да үзе булып кала алуы турында. Режиссёр Ренат Әюпов нәкъ йөз элек язылган бу әсәрне үзенчәлекле итеп ача алган. Актёрлар уены да сокландыра. Аеруча да әле үзләре театр училищесы студентлары булган яшьләргә дә афәрин диясе килә. Алар тәҗрибәле сәхнә осталары янында каушап калмыйча, бик матур уйнадылар.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев