Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

«Алтын куллы мөгаллим» бәйгесе җиңүчеләрен котлыйбыз!

2023 нче ел Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан, «Сабантуй» журналы мәктәп укучылары өчен «Алтын куллы мөгаллим» иншалар бәйгесе игълан иткән иде. Чыннан да, укуытучыларыбыз «алтын куллы».

Чигүче-бәйләүчеләр дә, чәчәк үстерүчеләр, тәмле ризыклар әзерләүчеләр, кәгазьдән төрле эшләнмәләр ясаучы укытучылар белән ай саен укучыларыбызны таныштырып бардык. Катнашучыларның географиясе дә киң: Актаныш, Азнакай, Арча, Мамадыш, Кайбыч, Биектау, Яшел Үзән районнарыннан башлап Казанга кадәр.

Менә алар җиңүчеләр!

  1. Ләйсән Әхмәдуллина – укытучысы Айдар Насрутдинов (Кайбыч районы Кошман мәктәбе).
  2. Рәсимҗан Шәйдуллин – укытучысы Ләйлә Шәйдуллина (Актаныш районы Аккүз мәктәбе).
  3. Искәндәр Шәмсиев – укытучысы Светлана Бәхтиева (Азнакай шәһәре гимназиясе).
  4. Яр Чаллы шәһәре 41 нче мәктәбенең 6 «А» сыйныфы укучылары  – укытучылары Дәмирә Хәмәдиева (Яр Чаллы).
  5. Язилә Абдулхәкимова – укытучысы Гөлнара Сибгатуллина (Яшел Үзән районы Түбән Урысбага мәктәбе).
  6. Ания Йосыпова – укытучысы Рәсимә Даутова (Арча районы Түбән аты мәктәбе).
  7. Нурфат Мәрданов – укытучысы Йолдыз Мөхәммәдиева (Мамадыш районы Урта Кирмән мәктәбе).
  8. Дилбәр Нурлыгаянова – укытучысы Наилә Гыйльванова (Актаныш районы Аккүз мәктәбе).
  9. Раяз Сафин – укытучысы Гөлгенә Сафина (Биектау районы Олы Битаман  мәктәбе).
  10.  Ясминә Ибраһимова – укытучысы Кадрия Гаязова (Яшел Үзән районы С.К. Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе).
  11.  Аяз Гыйззәтуллин – укытучысы Лилия Закирҗанова (Яр Чаллы шәһәре 41 нче мәктәбе).
  12.  Илназ Хәйруллин – укытучысы Ләйлә Гарифҗанова (Казан шәһәре, Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе).
  13.  Казан шәһәре А.Алиш исемендәге 20 нче гимназиянең 4 «А» сыйныфы укучылары – укытучылары Лилия Гыйззәтуллина (Казан шәһәре).
  14.  Эльза Мусина – укытучысы Рәсимә Миннехуҗина (Казан шәһәренең Ф.Г. Аитова исемендәге 12 нче гимназия).

Барлык җиңүчеләрне дә котлыйбыз! Укучыларны һәм «алтын куллы» мөгаллимнәрне 24 нче октябрь көнне Казан шәһәрендә бүләкләү тантанасында көтеп калабыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев