Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

Булмаса ни?

Баланы тикшереп торырга кирәкме?

Әйтегез әле, балагызның телефонын тикшерәсезме сез? Ә аның каршында күпме вакыт утыруын беләсезме? Мин минутына кадәр төгәллек белән әйтә алам! Сентябрьдә ике баламның да телефонына “әти-әни контроле” дигән функция урнаштырган идем, шуннан бирле рәхәткә чыктым. Алар минем рөхсәттән башка телефоннарына бернинди уен-программа да кертә алмый. Аны тотып көнгә күпме вакыт утырырга мөмкинлеген дә мин хәл итәм.

Бу бит инде балага ышанмау, хәтта иреген чикләү, дияр кайберәүләр. Белмим. Бәлки, читтән караганда шулай тоеладыр да. Ләкин бер мәгънәсез атыш, узыш уеннары минем “иләк” аша үтми, аларга рөхсәтем була алмый. Чөнки баламның тәрбиясе өчен бу уеннар түгел, мин җаваплы!

Балаларга, әлбәттә, бу ошап бетми. “Башкаларга көн буе уйнасалар да сүз әйтүче юк, ник бездә генә соң бу контроль?!” – дигән чаклары булгалый. Андый вакытта: “Син башкалар кебек булмаудан куркасыңмы әллә?” – дип сорыйм. “Әйе инде, миннән көлерләр кебек...” – дигән җавап ишетәм. Димәк, балага, уеннан бигрәк, башкалар кебек булу мөһим!

Беркемнең дә “ак карга” исемен аласы килми. Бигрәк тә бала вакытта авыр кичерәсең моны. Бер танышым сөйли. “Улым гел “бишле”гә генә укып бара иде. Быел, көтмәгәндә генә, җитте, мин дә сыйныфташлар кебек булачакмын, диде дә укымый башлады. Үгетләп тә, ачуланып та карадым – файдасыз. Мәктәпкә ыштан туздырыр өчен генә йөри”, - ди.

Моны нигә язаммы? Без, әти-әниләр, еш кына, балам кешедән ким булмасын, дип, аңа киемнең ‒ матуррагын, телефонның ‒ үзебезнекеннән яхшырагын, ризыкның да иң тәмлесен алырга тырышабыз. “Башкалар кебек” булырга үзебез үк этәрәбез. Булмаса ни? Менә минекеләр, мәсәлән, телефонда көнгә ярты гына сәгать утыра. Алар кайдадыр “башкалар кебек” түгел. Мин моңа борчылмыйм һәм аларны да, кулымнан килгәнчә, борчылмаска, киресенчә, моның файдасын күрә белергә өйрәтәм.

Ә инде сүз башындагы тикшерүгә килгәндә, контроль булырга тиеш дип саныйм. Ул баланың һәр эшенә, һәр фикеренә, хисләренә тыкшынуга гына әверелмәсен...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев