Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

Директорга биш сорау!

Яңа бәйге

Син күптән, үзең укый торган мәктәп, гимназия җитәкчесе – директорга үзеңне кызыксындырган сорауларны бирергә батырчылык итми йөрисеңме?  Директор абый-апага нинди сораулар бирер идең? Әйдә, кыюрак бул! Син сорауларыңа җавап табып, бәйгедә катнашып шәп бүләкләр дә ота аласың!  

 «Сабантуй» журналы 7–14 яшьлек балалар өчен «Директорга биш сорау» дигән  иҗади бәйге игълан итә.

Катнашу өчен:

  1. Үзең укый торган гимназия, мәктәп директорыннан интервью ал. Иң кызыклы биш сорауга җавапны, үзеңнең һәм директорыңның фотосы белән  безгә җибәр. 

  2. Эшләр 2024 елның 1 маена кадәр sabantui@bk.ru адресына «Сабантуй» журналына 2024 елның беренче яртыеллыгына язылу турындагы квитанция күчермәсе белән бергә кабул ителә.

Иң кызыклы, креатив сорау бирүче яшь хәбәрче-җиңүчеләрне һәм мәктәп директорларын  «Сабантуй» журналының 100 еллык юбилее тантанасында котлаячакбыз! 

Барлык катнашучыларга электрон сертификатлар тапшырылачак.

 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев