Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

«Эш батыры – ил батыры» бәйгесе җиңүчеләрен котлыйбыз!

Эш кешене бизи, ди татар халкы. Бизәп кенә калмый, ул – шатлык чыганагы да. Хезмәтен күңел биреп башкаручы, эшеннән тәм табучы комбайнчы, тракторчы, сыер савучы, умартачылар, кыскасы, авыл алдынгылары турында без дә сезнең видео, инша, шигырьләр аша таныштык. Бәйгегә барлыгы 40 лап эш килде. Катнашучыларның географиясе дә киң: Актаныш, Азнакай, Арча, Кукмара,Балтач,Чүпрәле, Әгерҗе, Азнакай,Чаллы, Алабуга, Саба, Яшел Үзән районнарыннан башлап Казанга кадәр. Язма эшләр күп килү сәбәпле, өч урынга өчәр җиңүче билгеләдек. Шулай ук, «Сабантуй» журналының кызыксындыру бүләгенә дә ике укучыбыз лаек булды! Котлыйбыз!

Менә алар җиңүчеләр!

Язма эшләр буенча:

I урын:

Нияз Фәртдинов (Азнакай районы Актүбә бистәсе 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы).

Гайсә Закиров (Кукмара районы К.Ф. Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе укучысы).

Сәйдә Сәфәрова (Казан шәһәре Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия укучысы).

 

II урын:

Әдел Корбангалиев (Балтач районы Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе укучысы).

Әмир Хуҗиев (Арча районы Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе укучысы).

Илназ һәм Илдан Сибгатуллиннар (Арча районы Түбән Аты төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары).

 

III урын:

Данис Әхмәтов (Актаныш районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы).

Сәмирә Гыйззәтуллина (Казан шәһәре 22 нче мәктәп укучысы).

Нияз Кабиров (Яшел Үзән районы Мулла Иле төп гомуми белем мәктәбе укучысы).

 

«Сабантуй» журналының кызыксындыру бүләге ияләре:

Камилә Газиева (Казан шәһәре М.Җәлил исемендәге 26 нчы лицей укучысы).

Әмилә Галәутдинова (Алабуга районы Морт мәктәбе укучысы).

 

 

Видео буенча:

Камил Галимбеков (Саба районы сәләтле балалар мәктәбе укучысы).

Айзат Усманов (Казан шәһәре А.Алиш исемендәге 20 нче гимназия укучысы).

Булат Мәгыйзов ( Казан шәһәре 10 нчы гимназия укучысы).

 

Барлык катнашучыларга да рәхмәтебезне җиткерәбез һәм тиздән электрон дипломнар җибәрербез! Ә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы киләсе 2024 елда булачак. Вакыты төгәл булгач, сезнең белән элемтәгә кереп хәбәр итәрбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев