Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

Яңа ел табыны: кайда нәрсә ашыйлар?

Һәр халыкның үз яңа ел табыны бар. Һәр илдә аны үз гореф-гадәтләре буенча әзерлиләр.

Французлар Яңа елны пешкән бәрән ите белән сырдан башка күз алдына да китермиләр.

 

Немецлар исә, майлы итеп каз кыздыралар.

 

Австрия, Венгрия, Югославия илләрендә бу төнне табынга кош ите куймыйлар. Имеш, табында кош ите булса, киләсе елның бәхете очып китәргә мөмкин икән.

Польша хуҗабикәләре Яңа елга баллы-чикләвекле печенье пешерә. Бу ризык фафернуха дип атала. Гадәт буенча, полякларның табынында 12 төрле ризык булырга тиеш. Бу – 12 ай буена бәхет белән тәэмин итеп торачак ризыклар. Араларында балык, гөмбә ашы, борщ, кара җимеш салынган арпа боткасы, май кушылган умач, шоколад торты һәм башкалар бар. Өстәлдә ит ризыгы булырга тиеш түгел, ә менә балык, бигрәк та карп балыгы булса яхшы.

 

Испаннар киләсе ел бай, акчалы булсын өчен, сәгать  суга башлагач, 12 виноград ашарга тиеш. Сәгатьнең һәрбер сугуында бер виноград кабып куярга кирәк. Сәгать 12 мәртәбә сугып бетергәнче 12 данә виноградны ашап өлгерсәгез, киләсе елның байлыгы сезнең кулда дигән сүз.

 

Голландиядә Яңа ел төнендә тозлы фасоль бочагы ашау гадәткә кергән. Болгарларның өстәлендә 1 яки 9 төрдәге ризык булырга тиеш.

 

Япониядә бәйрәм төнендә бары тик бәхет китерә торган ризыкларны гына ашыйлар. Мәсәлән, диңгез кәбестәсеннән әзерләнгән салатлар – шатлык, пешкән каштан – эштәге уңышлар, борчак – сәламәтлек, кыздырылган балык – тынычлык, сельдь – балыгы уылдыгы – гаиләгә бәхет китерә. Бәйрәм табыны артында утырганда японнар сөйләшмичә, тын гына утыралар. Болай эшләгәндә киләчәк турында уйланып, хыялланып була икән.

 

Даниядә Яңа елның төп ризыгы – балык белән бәрәңге. Аны бар шартын туры китереп, оста итеп пешерәләр, ул телеңне йотралык тәмле була, диләр.

Итальяннарда Яңа ел табынында берничә төрдәге чикләвек, ясмык ашы, кабыгы белән пешерелгән йомырка, йөзем җимеше булырга тиеш. Җимешне кем күбрәк ашый, шул киләсе елда акчаны күбрәк эшли дип саныйлар.

 

Вьетнамда Яңа ел төнендә урамда учак ягып, дөге ризыклары пешерәләр. Яңа елда тере карп балыгы сатып алып, төн уртасында аны елгага җибәрәләр икән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев