Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

Яңа елны кем, кайда, ничек каршылый?

Төрле илләрдә Яңа елны төрлечә каршы алалар? Аларда нинди гадәт—йолалар бар икән?

 

Таиландта Яңа ел 13-19 апрельдә каршылана, тик 31 декабрьдә туристлар белән җирле халык та европача ел башын билгеләп үтә. Урамдагы бөтен кеше бер-берсенә су сибә, битләренә он сылый, шулай кешегә бәхет килә, дип ышана.

 

Япон балалары Яң ел төнендә мендәр астына үз хыялларын сурәтләгән рәсемне куеп ята, ул тормышка ашачак, дип өметләнә алар. Иртән японнар, кояш белән бергә торып, бер-берсен котлый һәм бүләк бирешәләр.Өйне явыз рухлардан саклау өчен, салам көлтәләрне элеп куялар. Яңа ел уңышлы булсын өчен, аның беренче секундларында кычкырып көләргә кирәк. Япониядә бәйрәмнең төп бизәге – кечкенә тырма, аның белән үзеңә күпме кирәк, шулкадәр бәхетне тырмалап китереп була, дип ышанганнар.

Индуслар Яңа елны 12 айда 8 тапкыр каршылый.

 

Аглиядә сәгать 12не суга башлагач, йорттагы арткы ишекне ачып, иске елны озаталар, соңгы тапкыр сукканда, алгы ишекне ачып, яңасын кертәләр.

Германиядә бөтен кеше сәгать 12не суга башлагач, өстәл, урындык, караватка менеп баса да, яңа елга "сикереп төшә".

Италиядә өйдәге бөтен иске җиһазны, кием-салым, савыт-сабаны чыгарып ташлыйлар.

Испаниядә сәгать суккан саен бер йөзем ашап, теләк телиләр.

Бразилиядә Яңа елны диңгез ярында каршылыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев