Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

Илназ Фазуллин

«Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире

2017 елда «Сабантуй» журналының баш мөхәррир вазифасына күчтем. Ул вакытта коллектив зур түгел иде, шуңа да карамастан, бергәләшеп айга 2 тапкыр балаларның яраткан журналын чыгардык. Айдар Гыймадиев – күп еллар эшләгән баш мөхәррир буларак, «Сабантуй»ның үсеш-үзгәрешен тоемлап, эчтәлеген әзерләде. Рәзинә Исмәгыйлева – студент чактан ук редакциягә тугъры калган шәхес, укучылар белән элемтә аның тәҗрибәсенә таянып алып барылды. Ратмир Ахияров – зәвыклы бизәлеш ясап укучыларыбызны эстетик өлкәдә тәрбияләде. Әлбәттә, заман таләпләренә туры китереп балалар матбугатын әзерләү җиңел эш түгел. Яңа форма һәм ысуллар куллану ихтыяҗы көн саен үсә. Яңа коллектив белән без дә беренчеләрдән булып басма матбугатта QR-кодлар куллана башладык. Социаль челтәрләрдәге видеоконтентны журнал укучыларына тәкъдим итү максатыннан шактый уңышлы тәҗрибә булды. «Сабантуй» журналы 40 елга якын үсмерләр арасында көрәш буенча Журналның 95 еллыгы уңаеннан, шөкер, безгә әлеге турнир хакында китап чыгарырга насыйп булды. «Сабантуйдан – олы мәйданга» дип аталган хезмәтнең авторлары да журнал хезмәткәрләре: редактор Фәрит Салихов һәм макетка салучы Фәйрүзә Шиһапова. Көрәш үсеше өчен әлеге хезмәтнең әһәмияте искиткеч зур. 100 еллык тарих дәверендә «Сабантуй» һәрдаим балалар белән эш алып барды. Әдәби һәм публицистик язмалар әзерләүгә караганда, замана балаларының ясалма интеллект һәм ИТ-технологияләр юнәлешенә кызыксынулары күбрәк. Чорлар һәм темалар алышынса да, редакциянең аудиториясе үзгәрешсез кала – балалар. Киләчәк юбилейлар вакытында да редакциядә балаларның эчке дөньясын аңлаучы коллектив эшләсен иде! Юбилеегыз мөбарәк булсын! Илназ Фазуллин,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев