Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

«Сабантуй»ның 100 йөзе

«Сабантуй» (»Яшь Ленинчы») журналының 100 еллыгы уңаеннан, 2024 елның гыйнвар аеннан журналда махсус сәхифә башлап җибәрде. «Сабантуй»ның 100 йөзе» сәхифәсендә укучыларыбызны, журнал үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр белән таныштырып барабыз.

Бер гасыр дәверендә кемнәр генә эшләмәгән басмада. Танылган татар язучылар иҗатта беренче адымнарын "Яшь ленинчы" газетасында ясаган. Татар шагыйре Равил Фәйзуллин "Яшь ленинчы - безнең иҗат бишеге" ди, хәтирәләре белән бүлешеп. Газета битләрендә булган үзгәрешләр, яңалыкларда әлеге сәхифәдә чагылды.  Юбилей уңаеннан, газета-журналда  эшләгән, хәзерге вакытта исән-сау булган  кешеләрнең фикерләрен үзебезнең сайт укучыларын да таныштырып барырга булдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев