Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

Хәерле иртә, дуслар!

Иртән торуны җиңеләйтүче берничә киңәш:

*Туачак көнне кичтән планлаштырып ятыгыз;


*Кичтән  өйне тәртипкә салып ятсагыз, уянуы күңеллерәк булыр;


*Будильникны ераграк куегыз;


*Битне салкынча су белән юыгыз;


*Су эчегез, ул организмны уятып җибәрәчәк;


*Урын-җирне җыештырып куегыз;

 

*Йоклаган бүлмәне җилләтеп алырга онытмагыз;

 

*Иртәнге ашны калдырмагыз. 

 

*Җиңелчә күнегүләр, зарядка ясап алу изрәк уянуга сәбәп;

 

*Гел бер вакытта торырга тырышыгыз, организм ияләшеп, хәтта будильниксыз да уяна башларсыз

 

Уңышлы матур көннәр барыгызга да!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев