Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

Яшибез, болай булгач!

Лаеш районында укучыларга азык-төлек җыелмасы тараттылар.

Бүген безнең мәктәптә азык-төлек тараттылар. Безгә, гаиләдә ике укучы булганлыктан, ике пакет бирделәр. Минем төянеп кйтып керүем булды, улым, завхоздан да уздырып, исәп-хисабын алырга тотынды. 900 грамм шикәр комы, 450 грамм макарон, 900 грамм дөге, 2 килограмм он, 900 грамм карабодай, 1 кап печенье, 1 савыт көнбагыш мае, 100 грамм “индийский гранулированный” чәй... Монысы – бер пакетны бушаткач чыккан ризык. Мондый пакетлар, әйткәнемчә, икәү. Бераз уйланып торгач, “Әни, безгә бер айга җитәдер бу”, - дип нәтиҗә ясады балалар.

Яңалыкны әтиләре белән дә уртаклашасы килә бит инде. Аңа да төшереп җибәрдек. “Шәп, бер атналык ризык булган!” – дип хәбәр салды атабыз. Әхә, мин әйтәм, аппетитың балаларныкыннан яхшырак икән, ач чагыңа эләктек ахры. Булгач, булсын дип, бу ризыклар төшерелгән фото әби белән бабайга да “очты”. “Сезгә май бәйрәмнәренә җитәр, зурлаганнар, рәхмәт”, - дип куанышты олылар.

Азык-төлекнең чынлыкта күпмегә җитәсен вакыт күрсәтер инде, ә менә зурлауларына, чыннан да, рәхмәт. Әбием әйтмешли, коры исәп белән генә дә, һәр пакетның эчендә якынча 500 сумлык ризык бар. Күпләр өчен бүген сизелерлек акча бу. Мондый азык-төлек җыелмасы Лаеш районында укучы балаларның һәркайсына бирелде. Гади генә итеп әйтсәк, мәктәпкә йөрмәгән, анда тукланмаганны шул рәвешле кайтардылар. Дәүләт һәр балага мәктәптә туклану өчен билгеле бер күләмдә (бик аз күләмдә дип язасы килми инде) акча бүлеп бирә. Балалар мәктәпкә йөрмәгәч, бу акча да тотылмый дигән сүз. Аны безгә азык-төлек җыелмасы рәвешендә бирделәр.

Бирмәсәләр дә Министрлар Кабинеты каршына барып, даулап йөрмәс идем. Үзем турында әйтәм. Танышлар арасында: “Бездә андый нәрсә юк”, - диючеләр шактый. Үз пакетларын күрсәтеп мактанучылар да юк түгел. Районга, җитәкчелеккә, аларның эш рәвешенә карап башкарыла ахры бу гамәл. Рәхмәт! Аздан да күңел була, диюләре хак инде. Тиеш эшне җиренә җиткереп үтәүләренә кич буе куанып утырам менә. Яшибез, болай булгач, мин әйтәм!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев