Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Әниләр турында мәкальләр һәм әйтемнәр

Тиздән иң газиз, кадерле кешеләребез бәйрәме - Әниләр көне.

  • Ана җылысы — кояш җылысы.
  • Яктылык — кояш янында, яхшылык — әни янында.
  • Ана йөрәге — бала өчен дәрья.
  • Ана балага авызыннан өзеп каптыра.
  • Ана күңеле — балада, бала күңеле — далада.
  • Ана ачуы — язгы кар: күп булса да тиз эри.
  • Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да, бурычыңны кайтара алмассың.
  • Ана — шәфкать диңгезе.
  • Ана яхшылыгын авырсаң белерсең.
  • Анасыз корт бал җыймас, бал җыйса да мул җыймас.
  • Суга ага башлагач, бабай да: «Әнием!» дип кычкырган.
  • Әни суккан авыртмый.
  • Өйнең яме ана белән.
  • Үз анасын зурлаган, кеше анасын хурламас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев